Мөслим үзәк китапханәсе
 
 
Мөслим үзәк китапханәсе
Яңалыклар һәм вакыйгалар
Бүген

6 март көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә Әлмәт шәһәренең Язучылар оешмасы рәисе, якташ язучыбыз Илүсә Нәбиуллина белән очрашу кичәсе үтте. Очрашу-кичәне үзәк китапханә директоры, шагыйрә Лилия Садриева эзлекле итеп алып барды. Залда “Безнең бәхет бары Мөслимдәдер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашуда прозаик-драматург Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучылар Роза Хабибуллина һәм Әхәт Хабибуллиннар катнашты. Алар Илүсә Нәбиуллинаның иҗатына югары бәя бирделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Чарага район китапханәчеләре һәм мәктәп укучылары чакырылды.

Шәмсия Җиһангирова
28 февраль көнне якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангированың туган көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Исламова М.М. һәм Мингазова Г.К. һөнәр училище тулай торагы студентларына "Кояш нуры тамган шигырьләр" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Алар студентларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар.

23 февраль көнне Тат.Бүләр авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шахмат ярышы үтте. Хабибуллин Шәйхенур - I , Гыйлмуллин Шәйхенур - II, Әскәров Илгизәр - III урыннар алып грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

20 февраль көнне үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Дөньялар имин булсын ” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Зал матур итеп бизәлгән иде. “... Сыналырга сынатмаска, егетләр китә солдатка” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә 94 нче номерлы һөнәр училище студентлары чакырылды. Кичәгә кунак итеп чакырылган полковник, Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шафиков һәм запастагы майор Ренат Харрасовларның яшьләргә әйтер сүзләре күп булды. Алар үзләренең балачагы, мәктәп чорларын һәм солдат тормышлары турында сөйләделәр, илебез кораллы кочләренең тарихына да тукталдылар. "Армиядә хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. Моның өчен егетләр белемле дә, физик яктан көчле дә, сабыр да, түземле дә, кыю да булырга тиеш",- диделәр алар. Шагыйрә, үзәк китапханә директоры Л. Садриева егетләрне бәйрәм белән котлады һәм үзенең шигырьләрен укыды.

Муса Җәлил
15 февраль көнне Тат.Бүләр авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән кичә үтте. Бәйрәмдә 1-6 сыйныф укучылары арасында "Могҗизалар кыры" уены уйнатылды. Укучылар шагыйрьнең шигыьләрен яттан сөйләделәр, патриотик җырлар җырладылар.

15 февраль көнне Баланлы авылы китапханәчесе Хузина В.З. "Җыр булып яши күңелдә" дип исемләнгән Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде. Кичә шагыйрьнең балачагына багышланды. Балалар Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, "Карак песи" шигырен сәхнәләштерделәр, "Ромашкалар" биюен башкардылар һәм шагыйрьнең балачак истәлекләре белән таныштылар. 14 февраль көнне Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим гимназиясендә 8нче сыйныф укучылары белән "Үлемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән әдәби кичә үтрәрде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, үзләре дә шагыйрь турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә Муса Җәлилнең тормыш юлы турындагы фильм карау белән тәмамланды.

14 февраль көнне Мәлләтамак авылы китапханәсендә китапханәче Сахбиева З.М. "Без табигать балалары" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. 6 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә бик күп китап укучыларның мәхәббәтен яулаган язучы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе үтте. Зифа Кадырова бер дә көтмәгәндә үзенең өч китабы белән ("Сагынырсың, мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер") әдәбият мәйданына килеп керде. Залда "Эзебездән гөлләр үсеп калсын" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ветеран-укытучылар Р.Низамова һәм Г.Фәрхетдиновалар әсәрләренә анализ ясадылар, фикер алыштылар. Кичә азагында Зифа Кадырова укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

14 февраль көнне Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим гимназиясендә 8нче сыйныф укучылары белән "Үлемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән әдәби кичә үтрәрде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, үзләре дә шагыйрь турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә Муса Җәлилнең тормыш юлы турындагы фильм карау белән тәмамланды.

25 январь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 4 а сыйныф укучылары белән язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Тылсымлы китаплар язучы" дип исемләнгән кичә үздырдылар. Кичә барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, "Яз шатлыгы" дип исемләнгән китабындагы шигырьләрне яратып тыңладылар.

24 январь көнне шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага 60 яшь тулу уңаеннан "Үзәк китапханә" хезмәткәрләре Исламова М.М. һәм Васильева А.Р. Һөнәр училище тулай торагында "Гөмер үткән һәр көн - бәхет" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар.

23 январь көнне Кр.Шуран авылы китапханәсендә балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Мин бәйрәмнәр яратам" дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Китапханәче Каюмова Филия башлангыч сыйныф укучыларын язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсе ясады.

20 январь көнне Әмәкәй авылы китапханәсендә шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның 60 яшенә багышланган "Бөек күкнең күз алдында" дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәче Насретдинова Нәзирә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды.
Хезмәт күрсәтәбез
Безнең планнар
Cезнең фикерләр
Китапханәнең структурасы
Фотогалерея
Официальный портал Муслюмовского муниципального района
Язучыларыбыз
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Яндекс цитирования
Таткнигафонд
 
Мөслим үзәк китапханәсе
телефон: (8-85556) 2-43-52
E-mail: muslimkitap@yandex.ru
Алгы бит || Персонал || Балалар китапханәсе || Безгә языгыз || Китапханәдән файдалану тәртибе || Тарихи белешмә
 
Рейтинг сайтов Шаблоны сайтов
Сайт управляется системой uCoz
�: