Минем библиотекага йоргэн "стажым" 10 елдан артты инде. Библиотеканын ишегеннэн керугэ ук ачык, яхшы йоз белэн каршы алалар. Заллар чиста, чэчэкле голгэ тулган, ботен китапларда полкада хэм алар булеклэргэ буленгэн, - нинди булек икэне эллэ каян куренеп тора.Кирэкле китапны китапханэче кызлар кыска вакыт эчендэ табып бирэлэр. Уку залы тагын да куркэмрэк, якты, жылы, китап-журналлар уку очен барлык шартлар да тудырылган. Китапханэчелэр молэем, ягымлы хэм алар белемле икэнен аралашу вакытында бик тиз сизэсен. Интернет заманында да, югары технологиялэр вакытында да китап хэрвакыт кеше очен беренче ярдэмче бит, шунын очен пенсиядэ булсам да китапханэгэ хэр даими килеп торам. Хэзерге вакытта купчелек периодикага язылып булмый, кирэк информацияне билиотекада газета - журналлар укып алам. Китапханэче кызлар, сезне форсаттан файдаланып 8 март бэйрэме белэн дэ тэбрик итэм. Хэрвакыт эш урыныгызда шушындый ягымлы булуыгызны , тормышыгыз имин булуны, гаилэлэрегез тогэл булуны телэп калам. Мослим районынын РайПо системасында прораб булып эшлэп, хэзерге вакытта лаеклы ялдагы Исмагилов Мирзагидан Мирзанур улы. 11.03.2010 ел |