Новости и события - МУСЛЮМОВСКАЯ ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА

Новости и события

26 декабрь көнне Балалар китапханәсендә "Татарстан - безнең дус гаилә" дип исемләнгән иҗат бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең шигырьләре, дуслык темасын чагылдырган фотосурәтләре һәм муляждан ясалган кул эшләре белән катнаштылар. Сайлап алынган уңышлы 4 эш башкалабыз Казанның Республика балалар китапханәсе комиссиясе тарафыннан югары бәя алып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңү яулаган эш авторлары - Мөслим сәнгать мәктәбе укучысы Гөлия Хәйруллина (җитәкчесе Рәмзия Хәсәншина), Тат.Бүләр урта мәктәбе укучылары Алисә Вәҗетдинова һәм Илдан Хөрмәев (җитәкчеләре Җәмилә Сәхбетдинова һәм Рәнисә Мәхмүтовалар).
Фәнис Яруллин 7 декабрь көнне Ташлыяр авылы китапханәсендә "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче Фатыхова Г.М. Тойгелде коррекция мәктәбе укучыларын Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның биографиясе һәм тормыш юлы белән таныштырды. Шагыйрьнең шигырьләрен укучылар яратып кабул иттеләр.
28 ноябрь көнне Баек авылы китапханәсендә Әниләргә багышланган чара үтте. Анда укучылар һәм китапханәдә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган әниләр кунак итеп чакырылдылар. Кичә табын артында үтте. Укучылар башкаруында концерт номерлары куелды. Гараева Халисә апа әниләргә багышланган җыр бүләк итте. Китапханәче Хамадишина Р.З. барлык әниләрне бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
27 ноябрь көнне Әмәкәй авылы китапханәсендә “ Китапсыз йорт-тәрәзәсез өй” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Бу кичә укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Китапханәче Насретдинова Н.С укучыларны яңа кайткан китаплар һәм журналлар белән таныштырды.
27 ноябрь көнне Салауз-Мухан авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Әхмәт Дусайлы белән очрашу кичәсе узды. Бу кичәдә язучы үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук балалар Әхмәт абыйның басылып чыккан һәм китапханәдә урын алган китаплары белән дә таныштылар. Кичә азагында нәни дусларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Балалар шигырь язу серләренә төшенделәр.
22 ноябрь көнне Төйгелде авылы китапханәчесе Бахтагараева Н.Ф әниләр көне уңаеннан авылда чигүче һәм бәйләүче әниләрнең эшләренә багышлап "Күзләр куансын, куллар юансын" дип исемләнгән кичә үткәрде. Р.Хабибуллинаның "Мулла килене" романына күзәтү булды. Кичә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

Асия Минһаҗева 16 ноябрь көнне якташ шагыйрәбез Асия Минһаҗевага 60 яшь тулу уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында "Күңел кылларына кагылсаң" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Китапханәчеләр Абдуллина Н.З., Васильева А.Р. өлкәннәрне якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар.

12 ноябрь көнне Баланны авылы китапханәчесе Хузина В.З. Зифа Кадыйрова иҗатына багышлап "Яңа китап - яңа ачыш" дип исемләнгән әңгәмә-күзәтү үткәрде. Китап укучылар язучының бик яратып кабул ителгән: "Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" китаплары буенча фикер алыштылар.

12 ноябрь көнне Шуганка авылы китапханәчесе Зиннатуллина З.М. 1-4 сыйныф укучыларына "Китап галим - телсез мөгаллим" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичә балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Китапханәче укучыларны "Яңа китаплар" күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды. Кичә укучы балаларның шигырьләре һәм җырлары белән аралашып барды.

8 ноябрь көнне Тат Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Г.К. район балалар театры коллективлары конкурсы кысаларында "Нур" балалар театры белән берлектә Рабит Батулланың "Салават күпере" әкият тамашасын сәхнәләштерде.

15 октябрь көнне Яңа Усы авылы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Күңелләрнең нуры – шигърият” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче Романова Альбина иң беренче итеп китап укучыларны китап күргәзмәсендәге материаллар белән таныштырды. Аннан соң якташ шагыйрьләребез һәм аларның шигырьләре хәтердә яңартылды. Шулай ук танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Әңгәмә ахырында китап укучыларыбызга сүз бирелде. Алар узыша-узыша, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләнгән булуы, күңелләрдә җылы хисләр уятты.

11 октябрь көнне Тат. Шуран авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Фоат абый Садриевның тормыш иптәше хаҗия Сәйденур апа белән “Иман нигезе” дип исемләнгән очрашу әңгәмә үтте. Сәйденур апа укучыларыбызга һәм килгән кунакларга Ислам диненең бай тарихы һәм аның никадәр могҗизага ия булуы турында сөйләде. Шулай ук “Аллаһ” дип язылган кабак төшләре төшкән фоторәсемне дә күрсәтте.Иманлы булганнар гына шанлы, исанлы булашуны аңлаганнар гына аңлы һәм данлы була. (М.Әхмәтҗанов)

10 октябрь көнне Сал.Мухан авылы китапханәчесе Шаехова А.Ф. башлангыч сыйныф укучылары белән "Кешеләр белән очрашкач, исәнләш!" дигән темага әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында укучылар исәнләшү төрләрен һәм исәнләшү кагыйдәләрен үзләштерделәр. Төрле милләт телләрендә яңгыраган исәнләшү сүзләре белән таныштылар. Шулай ук Т.Шакированың "Тәмле сүз" дип исемләнгән китабы буенча әдәпле булу серләрен ачыкладылар.

9 октябрь көнне Тат.Бүләр авылы китапханәсендә “Кил син безгә Сөмбелә” дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Тамашачылар итеп иң күп китап укучы өлкәннәр һәм укучылар чакырылды. Бәйрәм җыр, бию, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр чәй табыны янында яшьлекләрен искә төшерделәр, балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур оештырды.

9 октябрь көнне "Өлкәннәр көне" уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына бардылар. Китапханәче Исламова М.М. әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, якташ язучыбыз Роза Хабибуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китапханәче Васильева А.Р. якташыбызның "Миләш елы" китабының кыскача эчтэлеген сөйләде.

7 октябрь көнне Елгабаш авылы китапханәсендә ветеран укытучылар белән чәй өстәле янында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән очрашу-кичә үтте. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу азагында китапханәче Сөләйманова Г.М. яңа кайткан «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары белән таныштырды.

3 октябрь көнне Яңа Усы авылы китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган «Картаямени соң йөрәк?» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында укучылар өлкәннәрнең бик күп авырлыклар күргәнен, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр икәнен аңлап киттеләр. "Аларны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк!" - дигән максат куйдылар. Соңыннан өлкәннәр өчен мәдәниять йортында ял кичәсе әзерләнде. Кичәне китапханәче Романова А.Н. әзерләде һәм алып барды. Авыл җирлеге советы әзерләгән чәй өстәлеартында тәмле ризыклар белән сыйландылар, матур җырлар, кызыклы шигырьләр тыңладылар, дәртле биюләр карадылар, ә соңыннан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Гомумән, бик күңелле ял иттеләр.

2 октябрь көнне Төйгелде авылы китапханәсе белән берлектә урта мәктәп бинасында башлангыч сыйныф укучыларына «Балаларга үгет нәсыйхәт» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Китапханәче Бахтагараева Н.Ф. галим, мәгърифәтче Р.Фәхретдин басмаларына күзәтү ясады, «Дин сабаклары» уздыручы Хафизова Р. «Исламда балалар тәрбиясе» исеме белән үзенең фикерләрен, киңәшләрен җиткерде. Изгелек, итагатьлелек, дуслык, сәламләү, олылау кебек темаларга әңгәмәләр узды.

2 октябрь көнне Елгабаш авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан «Гомер көзләрегез аяз булсын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханәче Сөләйманова Г.М. килгән кунакларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Кичә 1-4 сыйныф укучыларының җыр һәм шигырь номерлары белән аралаштырып барылды.

28 сентябрь көнне Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сахбетдинова Х.Г. һәм Фатихова Э.Г. "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Матур да соң алтын көз" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Балалар "Алтын көз" илендә сәяхәттә булдылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Кичәдә Адиятуллина Аделя, Галимова Адилә, Гыйбадуллин Әмир, Мингазова Камилә һәм Хафизова Зөлфияләр актив катнаштылар.

28 сентябрь көнне Вәрәшбаш авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллинаның иҗатына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәне Рәйлә Баһауова Э.Шарифуллинаның «Хәерле иртә» шигыре белән башлап җибәрде. Чулпан Ганиева шагыйрәнең биографиясе белән таныштырды. Рәмзилә Гизетдинова «Мизгел», Әлфинә Сәхабетдинова «Иң матур әни», Динар Шәймухаметов «Уйланыгыз!» шигырләрен яттан сөйләделәр. Кичә балалар да бик матур тәэсир

Наис Гамбәр27 сентябрь көнне Һөнәр училище тулай торагында якташ шагыйребез Наис Гамбәрнең тууына 65 ел тулу уңаеннан "Җаным сездә кала" дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Китапханәче Исламова М.М. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Васильева А.Р. Наис Гамбәрнең шигырьләрен укыды.

Кәрим Тинчурин 24 сентябрь көнне Баек авылы китапханәсендә драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Зәңгәр шәл» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче Хамадишина Р.З. 7-8-9 сыйныф укучыларын язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

19 сентябрь көнне "Колос" кинотеатрында МБМУ "Үзәкләштерелгән китапханә" хезмәткәрләренең һәм авыл китапханәчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Үзәкләштерелгән китапханә директоры Л.Я.Садриева район китапханәләре арасында үткән "Үрнәк китапханә" конкурсына йомгак ясады. Мөслим районының МБМУ "Мәдәният бүлеге" әйдәүче белгече И.М.Акмалова хезмәт хакларын яңача түләү тәртибе белән таныштырды.Үзәк китапханә методисты Н.А.Хамматуллина III кварталда район китапханәләрендә үткән масса чараларына анализ ясады.

18 сентябрь көнне Яңа Усы авылы мәдәният йорты каршындагы спорт мәйданчыгында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән уен үтте. «Көчлеләр» һәм «Батырлар» командалары көч сынаштылар. «Керпе» уенында, «Иң кыюлар» эстафетасында һәм канат тартуда балалар актив катнаштылар. Уенда «Батырлар» командасы җиңү яулады.

15 сентябрь көнне Яңа Усы авыл китапханәсендә драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Ул кабызган утлар сүнмәде” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче Романова Альбина драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Сәхнә әсәрләре турында фикер алышынды. Бигрәк тә “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл” драмалары зур бәхәсләр уятты, дулкынландырды, уйландырды. Әңгәмәдән укучылар бик канәгать калдылар.

13 сентябрь көнне Мәлләтамак авылы китапханәсендә шагыйрә Рифә Рахманга 50 яшь тулу уңаеннан «Изгелекнең чагылышы» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә китапханәче Сахбиева Зөлфия 4-8 сыйныф укучыларын шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды.

12 сентябрь көнне Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 4а сыйныф укучылары белән «Җәйне кем яратмый, җәйне барыбыз да ярата» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Бәдриев Марк Кандра күлдә, Шакаев Денис Уфа шәһәрендә, Шайхлисламова Миләүшә Тозлы күлдә, Хабирова Айсылу Чаллы шәһәрендә ял иткән вакытта алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Хабибуллин Данияр белән Габдуллин Булат авылга кайткач көтү көткәннәр, балык тотканнар.
Укучыларны «Сабантуй» һәм «Көмеш кыңгырау» газетасында басылган җәй турындагы шигырьләр белән таныштырдылар.


11 сентябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм Һөнәри училище укытучылары белән берлектә «Террорчылык һәм экстремизмны булдырмаска!» дип исемләнгән акция-кичә үткәрелде. Бу кичәдә училище укучылары, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов, училище укытучысы Альберт Исанбаевларның чыгышларын тыңладылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Исламова М.М һәм Шабаева З.Н «Дин һәм тормыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрделәр.

8 сентябрь көнне Баланлы авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән китапханә дәресе узды. Укучылар китапханә, китап-журналлар, китап бирелеше һәм китапханәнең башка эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. Яна кайткан "Мин нәрсә яратам" һәм "Хәрефләр дөньясына сәяхәт" китапларына күзәтү үткәрелде. Балаларга формулярлар ачылды һәм алар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.

6 сентябрь көнне Мәлләтамак авылы китапханәсендә авыл җирлеге башлыгы, укытучылар һәм авыл мулласы катнашында терроризм, экстремизмга каршы «Уяу булыйк» дип исемләнгән түгәрәк өстәл янында сөйләшү үтте.

5 сентябрь көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренә сәяхәт кылдылар. Шулай ук Мамадыш үзәк китапханәсендә булып китапханәчеләр һәм китапханәдә булган бүлекләр эшчәнлеге белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

31 август көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында якташ шагыйребез Харрас Әюпнең туган көне уңаеннан «Ак кәгазьдә күңел нурлары» дип исемләнгән кичә үтте. Үзәк китапханә хезмәткәре Исламова Мөнәвирә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагырьнең туган якка һәм әниләргә багышланган шигырьләрен өлкәннәр аеруча яратып кабул итте.

15 август көнне «Карлыгач» балалар бакчасына йөрүче балалар Мөслим балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Фатихова Энҗе аларны яңа китаплар белән таныштырды.

13 август көнне Иске Чакмак авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Лилия Садриеваның «Күңелләр чәчәк тели» дип исемләнгән яңа китабына күзәтү үткәрелде. Китап укучылар шагыйрәнең биографиясе һәм шигырьләре белән таныштылар. Мөслим турында язылган шигырьләрен кычкырып укылдылар.

8 август көнне Елгабаш авылы китапханәсендә якташ шагыйребез Харрас Әюпның туган көне уңаеннан “Безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Кичәгә килгән балалар Харрас Әюпның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Сорауларга җавап биреп, бик актив катнаштылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәне китапханәче Сөләйманова Гөлнур әзерләде, кичә бик күңелле үтте.

15 июль көнне Кряш Шуран авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты җитәкчесе Каюмова Ф.Х «Табигать кочагында» дип исемләнгән керәшен татарларының милли Питрау бәйрәмен үткәрде. Әлеге бәйрәм Алма бакчасында үтте. Бәйрәмдә балалар бик теләп катнаштылар. Алар халык уеннары, балачак уеннары уйнап күңел ачтылар. Шулай ук Питрау бәйрәнең тарихы белән таныштылар, бәйрәм турында шигырьләр укылды.

4 май көнне үзәк китапханәдә Бөек Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашында «Сезнең тормыш — үзе батырлык» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Залда «Дөньлар имин булсын» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары: Зиннуров Мансур, Мөхәммәдиев Хәмидулла һәм Шәрипов Әхсән абыйлар кунак итеп чакырылды. Сугыш ветераннары үзләренең сугыш хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кунакларны хөрмәтләп лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Наилә Демидова башкаруында җыр башкарылды. Кичәне үзәк китапханә хезмәткәрләре Васильева Альбина һәм Исламова Мөнәвәрәләр алып барды.

4 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 3 а, 3 б сыйныфлары укучылары белән сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур ага Зиннуров янында булып, ветеран яши торган ихатаның тирә-юнен җыештырдылар. Мансур ага укучыларга сугыш истәлекләрен сөйләде, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, бергәләп фотога төштеләр.

1 май көнне Яңа Усы авылының “Бәчүк” чишмәсе кырыенда “Карга боткасы” дигән җырлы-биюле бәйрәм үтте. Аны авыл китапханәчесе Романова Альбина үткәрде. Балалар белән авылның йорт капкаларын кага-кага такмак әйтеп бәйрәмгә азык-төлек җыеп йөрделәр. Олысын да, кечесен дә бәйрәмгә дәштеләр. Чишмә янында казан асып ботка пешерделәр, самовар белән чәй кайнаттылар. Ботка пешкән арада шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, җырлы-биюле уеннар уйналды. Килгән кунаклар арасында да үз сәләтләрен күрсәтеп куандыручылар булды. Бәйрәм ахырында карга булып киенгән балалар барлык халыкны өстәл янына чакырдылар. Җир-анага да, Җир-атага да, суга да, күккә дә, каргаларга да ботка бүленде. Матур теләкләр теләнде.

29 апрель көнне Баланны мәдәният йортында «Синең эзләрең буйлап» дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Кичә Социалистик Хезмәт Герое Кашапов Зәкәрия Кашап улына багышланды. Зәкәрия абыйга багышлап жырлар жырланды, матур шигырьләр сөйләнде. Мәдәният йорты Зәкәрия Кашаповның фотолары, аңа багышлап чыгарылган стендлар белән бизәлгән иде. Оныклары көче белән әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Аның турында хезмәттәшләре, авылдашлары һәм районнан килгән кунак – Ветераннар Советы рәисе Харисов Әсвәт Әнвәрович җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәне Баланны авылы китапханәчесе Хузина Венера әзерләде һәм алып барды.

27 апрель көнне Елгабаш авылы китапханәсендә «Тукай әкиятләре» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәгә кайткан яңа китаплардан күргәзмә ясалды. Кичәне китапханәче Шагалиева Фәүзия әзерләде.

26 апрель көнне Яңа Усы авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дигән әдәби музыкаль кичә үтте. Аны авыл китапханәчесе Романова А. Н. үткәрде. Китапханәнең түрендә - Тукай портреты, “Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” исемле китап күргәзмәсе, “Мин Тукайга киләм” дигән баш астында балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алган иде. Кичә “Тукай маршы” белән башланып китте. ”Туган тел”, “Әллүки” дигән җырлар тыңланылды. Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады. Кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәдә катнашкан һәрбер бала – Тукай эзләреннән үтү – үзе бер гомер икәнен, аның иҗаты алдында баш ию – үзе бер бәхет икәнен аңлады.

26 апрель көнне Баланны авылы китапханәсендә "Тукай мәңге безнең белән» дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Кичәне китапханәче Хуҗина Венера әзерләде һәм алып барды.

25 апрель көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Васильева Альбина һәм Исламова Мөнәвирәләр «Һөнәр училище» тулай торагында Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр.Кичәнең беренче өлеше бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, икенче өлеше «Үзәк китапханәләр системасы» муниципаль учреждениесе директоры, шагыйрә Лилия Садриева иҗатына багышланды. Шагыйрәнең шушы көннәрдә генә дөнья күргән «Күңелләр чәчәк тели» дип исемләнгән китабындагы шигырьләре белән танышу укучылар күңеленә хуш килде.

25 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбе укучыларына Г.Тукайның туган көненә багышлап: «Әкиятләрен сөйләп, тыңлапТелләребез ачыла» - дип исемләнгән кичә үткәрделәр.Укучылар шагыйрьнең ятимлектә үткән балачагы белән таныштылар, аның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр. «Күчтәнәч» журналының яңа санына күзәтү ясалды.

20 апрель көнне Тат.Бүләр авылы китапханәсендә «Без коррупциягә каршы» дигән күргәзмә ясап куелды. Китапханәче Мирзаянова Голнур китап укучыларны күргәзмәдәге материаллар белән таныштырды.
Шундый ук күргәзмәләр: «Җәмгыять коррупциягә каршы» (Баек), «Нәрсә ул коррупция» (Каенсаз), «Сез моны белергә тиеш» (М.Тамак), «Без коррупциягә каршы» (Ташлыяр) авыл китапханәләрендә ясап куелды, китап күзәтүләр һәм әңгәмәләр үтте.


20 апрель көнне «Балалар китапханәсе» хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары өчен «Тәмле сүз» дип исемләнгән телдән журнал үткәрделәр. Әдәпле булу серләрен эченә алган журналның беренче бите: «Кешеләр белән аралашкач, исәнләш, иртән торгач хәерле иртә телә», икенче бите: «Сакчыл, чиста-пөхтә бул, табын янында үзеңне әдәпле тот», өченче бите: «Өлкәннәрне хөрмәт ит, дуслыкның кадерен бел» дип аталды.
Укучылар Ф.Тарханованың «Яшьтән өйрән тәртипкә», Ә.Исхакның «Беренче рәхмәт», Ф.Яруллинның «Хикмәтле сүз», Ә.Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» дигән шигырь һәм хикәяләре, әдәплелек турында мәкальләре белән таныштылар.

Каенсаз авылы китапханәчесе Нарожник Гөлнур «Нәрсә ул коррупция?» дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. Анда Каенсаз авылы советы башлыгы Сафиуллин Радик чыгыш ясады.


14 апрель көнне китапханәче Вафина Гөлсирә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай тууына 126 ел тулу уңаеннан «Сүнмәс йолдыз» дигән әдәби кичә үткәрде, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Газета — журналларда басылып чыккан Г. Тукай турында яңа мәгълүматлар белән таныштырды.

12 апрель — Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта мәктәпнең 3А сыйныфы укучылары белән «Галәмгә юл» дип исемләнгән кичә уздырдылар. Укучылар беренче космонавт Юрий Гагарин, аның укытучысы, якташыбыз Н.Г. Егоров турында мәгълүмат алдылар, космос турында сорауларга җавап бирделәр. «Мастерилка» журналының «Космос» темасына багышланган санына күзәтү уздырылды.

11 апрель көнне Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур Тат.Бүләр авылы «Сәйлән балалар бакчасы» балаларына Р.Батулланың «Салават күпре» әсәре буенча курчак театры сәхнәләштерде. Балаларга театр бик ошады.

9 апрель көнне Тат.Бүләр авылы китапханәсендә «Китапханә гүзәле» дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Җиңүчеләргә һәм «Иң сөйкемле бала», «Иң тырыш кыз», «Иң тапкыр бала», «Иң уңган кыз» номинацияләрендә җиңгән бабаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәне авыл китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур оештырды.

6 апрель көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Исламова Мөнәвирә һәм Васильева Альбиналар «Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты»на барып өлкәннәргә З.Кадыйрованың «Язмыш сынавы» повестенең II бүлеген тәкъдим иттеләр.

5 апрель көнне Коръән елы кысаларында «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Вафина Гөлсирә һәм Хөсәенова Гөлияләр Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучылары өчен «Ислам дине — сабырлык дине» дип исемләнгән әңгәмә-кичә үткәрделәр.

5 апрель көнне «Балалар китапханәсе» хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары белән «Әхлаклылык бизи кешене», 4-5 сыйныф укучылары белән «Яңа китап — яңа дус» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
«Тәмле сүз», «Матур буласың килсә...», «Увлекательные поделки из спичек», «Аппликации из пластилина», «Удивительные животные» һ.б яңа китапларга күзәтү ясалды.


2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Балалар китапханәсе” хезмәткәрләре Мөслим лицееның 4 “а” сыйныфы укучылары белән “Белем иленә юлны күрсәтүче син, китап” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында Х.Г.Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр. Шулай ук “Балалар китапханәсе”нә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 12 мартта 125 ел тулды. 29 март көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Исламова М.М һәм Шабаева Зөләйхалар хөнәр училище тулай торагында «Татарның бөек улы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алар укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Татар әдәбиятының иң күркәм бер үрнәге, классик әдип ижатының бер җимеше саналган «Казакъ кызы» романы белән таныштырдылар һәм бу әсәр буенча фикер алыштылар.

25 март көнне Кр.Шуран авылы китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме уңаеннан «Шәл өмәсе» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Каюмова Филия әзерләде. Әлеге кичәдә мәктәп коллективы: Петрова Гөләндәм, Шаева Венера, Нурлыгаянова Фирсинә, Фазлыева Рәзилә, Шаев Рүзәл, Виноградова Миләүшә, Ахметов Зөфәр, пенсионерлар: Яковлева Зәйтүнә, Гайнетдинова Фаягөл, Насыйбуллина Энҗе, Егорова Лидия һәм яшьләр арасыннан: Хабиров Илгизәр, Каюмов Рафаил, Галимова Лизалар катнашты.

23 март көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Исламова Мөнәвирә һәм Васильева Альбиналар «Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты»на барып «Ел китабы» бәйгесендә «Сагынырсың, мин булмам» җыентыгы белән икенче урын алган Зифа Кадыйрованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
Китапханәчеләр өлкәннәргә З.Кадыйрованың тагын бер китабын «Язмыш сынавы» повестенең I бүлеген тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр әсәрне бик яратып кабул иттеләр.


20-21 март көннәрендә «Үзәк китапханә»дә яңа китаплар буенча «Информация көне» үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларга матур әдәбият, тел белеме, тарих, икътисади, юридик, фәлсәфә, табигый медицина фәннәре буенча, умартачылык, куян асраучылык белән шөгелләнүчеләр өчен дә яңа китаплар, шулай ук мәктәп укучылары өчен БДИга әзерлек буенча китаплар тәкъдим ителде.

15 март көнне Симәк авылы китапханәсендә укучылар белән «2012 — Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы»на багашланган «Тарихтагы тирән эзләр» дигән исемдә кичә үтте. Кичәне китапханәче Салимова Иклимә алып барды. Кичә өчен тарихка багышланган стенд эшләнде.

10 март Җирлегебездә яшәп иҗат итүче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миннәхмәт улы Садриевның 10 мартта туган көне булып үтте. Шул уңайдан 15 март көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре: Шабаева Зөләйха, Исламова Мөнәвирә һәм Васильева Альбиналар Һөнәр училище тулай торагында «Фоат Садриев дигән олы язучы бар» дип исемләнгән әдәби кичә әткәрделәр. Алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, әсәрләре белән белән таныштырдылар. Әсәрләр буенча фикер алыштылар.Залга «Фоат Садриев китапларын укыгыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар язучының берничә китабын укырга күргәзмәдән үк алдылар. Әдәби кичәдән укучылар бик канәгать калдылар.

1 март — «Наркомания һәм наркобизнес белән Халыкара көрәш көне» уңаеннан Мөслим урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен «Үзәк китапханә» хезмәткәре Вафина Гөлсирә «Наркотикларга «Юк»-дип әйтик» дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә ахырында укытучылар Римма Галиева һәм Гөлназ Гайнетдиновалар да укучыларга үз киңәшләрен бирделәр.

Шәмсия Җиһангирова28 февраль көнне якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангированың туган көнеуңаеннан «Үзәк китапханәдә» «Кояшлы иҗат» дип исемләнгән китап күргәзмәсеоештырылды. Шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре Исламова М.М һәм Васильева А.Р «Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты»на барып «Мөслимем, син бәллүр бишегем» дигән шигырь кичәсе үткәрделәр. Өлкәннәргә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Үзебезнең якташлар белән танышу өлкәннәр күңеленә хуш килде.

Муса Җәлил15 февраль көнне Елгабаш авылы китапханәчесе Шагалиева Фәүзия Елгабаш урта мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап «Кечкенә Муса» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

14 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәләлнең тууына 106 ел уңаеннан «Үзәк китапханә» хезмәткәре Вафина Гөлсирә Мөслим гимназиясенең 11а һәм 11б сыйныф укучыларына «Үлемем дә яңгырар җыр булып» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар шагыйрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.

Разил Вәлиев8 февраль көнне «Үзәк китапханә хезмәткәрләре» Исламова Мөнәвәрә, Мадьярова Айсылу һәм Шабаева Зөләйхалар 94нче номерлы училеще тулай торагында халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, актив җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевкә 65 яшь тулу уңаеннан «Җырчы шагыйрь» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны Разил Вәлиевнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, магнитофон тасмаларында җырларын тыңлаттылар. Шулай ук, газета-журналларда язылган мәкальләр белән танышу да укучыларда зур кызыксыну уятты.
Залга «Җырчы шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар.


Разил Вәлиев24 январь көнне Мәллә Тамак авылы китапханәсендә язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, актив җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре Разил Вәлиевкә 65 яшь тулу уңаеннан «Шигырем — гомерем» дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәче Сахбиева Зөлфия 3-8 сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Кичә викторина һәм уеннар белән дәвам итте.

Зыя Ярмәки21 январь көнне Елгабаш авылы китапханәсендә балалар шагыйре Зыя Ярмәкинең тууына 125 ел тулу уңаеннан «Зыя Ярмәки — балалар шагыйре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә утте. Кичәне китапханәче Шагалиева Ф.Н оештырды.

Зөлфәт3 гыйнварда якташ шагыйребез Зөлфәтнең тууына 65 ел тулды. Әгәр дә исән булса, аңа 65 яшь тулган булыр иде. Мәрхәмәтсез үлем аны арабыздан иртә алып китте. Аның иҗаты укучылар күңеленә мәңгелек моң булып урнашты. Зөлфәт поэзиясе — мәңгелек.
«Үзәк китапханә» хезмәткәрләре Шабаева З. һәм Исламова М. «94 училище» тулай торагында Зөлфәткә багышлап «Безнең бәхет бары Мөслимдәдер...» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алар укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар.


01.12.2011 — 10.12.2011. Инвалидлар ункөнлеге. Үзәк китапханәдә «Изгелекләр җирдә ятмый, әгәр кылсаң шәфкать» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Исламова Мөнәвәрә һәм Васильева Альбиналар 9 декабрь көнне «Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты»на барып өлкәннәргә «Казан утлары» журналының 11нче санына күзәтү үткәрделәр.

План работы Клуба молодого избирателя 2011 - 2012 г.г.

1 декабрь көнне Яңа Усы авылы мәдәният йортында “Әниләр – алтын, балалар – ялкын” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Аны авыл китапханәчесе Романова А. Н. сәхнәгә әзерләп чыгарды һәм мәдәният йорты җитәкчесе Юмагулов Э. . белән бергә алып барды. Кичәдә – әниләр командасы “Алтын”, балалар командасы “Ялкын” дигән исемнәр астында кәч сынаштылар. Ярышлар әлбәттә җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Бу бәйгедә “Ялкын” командасы җиңү яулады. Кичәдә әйтелгән барлык теләкләр дә, җырлаган җырлар да, биегән биюләр дә – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң түреннән – әниләргә җиткерелде. Залда утырган барлык халык рәхәтләнеп ял итте, алкышларга күмде. Көч сынашкан командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

27 ноябрь көнне Әмәкәй авылы китапханәсендә «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән кичә үтте. Кичәдә авыл халкы һәм китапханәнәдә эшләп лаеклы ялга чыккан Мубаракова Мәрзия һәм Шайхуллина Роза апалар катнашты. Кичәдә укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, «Әниләрне хөрмәтлик» дигән чыгыш (доклад) укылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

22 ноябрь көнне Вәрәшбаш авылы китапханәсендә Ләбиб Леронга 50 яшь тулу уңаеннан «Сабый җанлы абый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне китапханәче Хаҗиева Р.Ш һәм татар теле укытучысы Җәләлова Н.З оештырдылар.

25 октябрь көнне Мөслим гимназиясендә 11 Б сыйныфы укучыларына китапханәче Вафина Г.З «Репрессия корбаннары» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Сәяси репрессия чорында нахакка гаепләнгән Мирсәед Солтан-Галиев һәм башкаларның тормышын, иҗатын укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләде.
СССР НКВДсының 1937 елның 30 июлендә чыгарылган боерыгы нигезендә, республиканың, өлкәләрнең эчке эшләр органнарына «халык дошманнарын» атып үтерү һәм сөргенгә озату планнарын, әлеге планнарны башкаручыларның исемнәренең бүгенге көнгә кадәр сер булып саклануын балаларга җиткерде.
Ул карангы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр башка кабатланмасын иде.

21 октябрь көнне Яңа Усы авылы мәдәният йорты янындагы спорт мәйданчыгында «Әкияти эстафета» бәйгесе үтте. Аны авыл китапханәчесе Романова А.Н. үткәрде. Бәйгегә әти-әниләр, укучылар, укытучылар да чакырылган иделәр. Программада викторина, эстафета, уеннар уйнатылды. Бу бәйгедә «Теремок» һәм «Колобок» командалары көч сынашты. «Теремок» командасы җитезрәк тә, көчлерәк тә булуларын исбатладылар. Җиңүчеләргә дә, уеннарда катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге һәркемнең күңелендә җылы хәтирәләр булып уелып калды.

19 октябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә якташ язучыбыз Факил Әмәкнең «Галәм күзе» исемле шигырьләр җыентыгы (китабы) басылып чыгу уңаеннан автор белән очрашу булды. Үзәкләштерелгән китапханә китапханәчеләре тарафыннан, якташ әдипләребез әсәрләреннән «Безнең бәхет бары Мөслимдәдер» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Очрашуда якташ язучы-шагыйрьләр: Фоат Садриев (Г.Тукай исемендәге бүләк иясе), Мөҗәхит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева һәм Факил Сафинның якташы, лаеклы ялдагы укытучы Роза Низамовалар катнашты.
Кичәне шагыйрә, Үзәк китапханә директоры, Зөлфәт клубы җитәкчесе Лилия Садриева алып барды. Зөлфәт клубына йөрүче балалар үзләренең язган шигырьләрен укыдылар.





11 октябрь көнне
2 мәктәптә Тукай елы кысаларында якташ шагыйребез Харрас Әюповның тууына 65 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үтте.Китапханәче М.Исламова шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды.Кичәдә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, шагыйрә Л.Я.Садриева катнашты, шагыйрьнең шигырьләре белән таныштырды һәм үзенең Х.Әюповка багышлап язылган шигырьләрен укыды.Лаеклы ялдагыукытучы, балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов шагыйрьнең авылдашы буларакчакырылган иде. Ул Харрас Әюпов турында сөйләде.


20 сентябрь - лицейда, 29 сентябрь — гимназиядә
якташ шагыйребез Харрас Әюповның тууына 65 ел тулу уңаеннан өлкән сыйныф укучылары катнашында «Авыл җаны» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә лаеклы ялдагы татар-теле укытучысы, балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов, лаеклы ялдагы укытучы Р.Низамова, үзәк китапханә директоры, шагыйрә Л.Я.Садриева һәм китапханәче М.Исламовалар катнашты. Алар шагыйрьнең кыскача биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар һәм шагыйрь турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Подстраницы (1): Архив (2011) Архив (2012) /span>
Сайт управляется системой uCoz